Казан дәүләт аграр университетында профессор Борис Горизонтов истәлегенә багышланган ll-нче Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

2023 елның 14-15 июненнән Казан дәүләт аграр университетында II-нче Халыкара фәнни-гамәли конференция узды.

Борис Иван улы ТАССР һәм Чуаш АССРның атказанган фән эшлеклесе, РСФСРның атказанган фән эшлеклесе, 1922 елдан 1973 елга кадәр Казан авыл хуҗалыгы институтында декан, уку һәм фәнни эшләр буенча проректор булып эшли. Ул шулай ук игенчелектә фосфор һәм яңа ашламалар формаларын куллану буенча хезмәтләре белән таныла.

Университет музейларында даими рәвештә фәнни делегацияләр, студентлар һәм мәктәп укучылары өчен экскурсияләр уза. Россия төбәкләреннән килгән кунакларга югары уку йорты һәм галимнәр турында зур күләмендә кызыклы мәгълүмат бирелде. Музей Горизонтовның шәхси әйберләре белән бизәлә: борынгы агач өстәл, китаплар һәм сирәк фотолар. Музей директоры әйтүенчә, экскурсия бик күп уңай фикерләр тудырды.