Казан дәүләт аграр университетында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы югары уку йортларының IX җәйге универсиадасы кысаларында баскетбол буенча Идел буе дивизионы сайлап алу ярышларын ачу тантанасы узды
25.04.2023 Казан ДАУ Тулпар СК-сында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы югары уку йортларының IX җәйге универсиадасы кысаларында баскетбол буенча Идел буе дивизионы сайлап алу ярышларын ачу тантанасы узды.
Ачылышта Казан дәүләт аграр университеты ректоры Вәлиев Айрат, Татарстан Республикасы спорт министры урынбасары Садриев Илдар, «Буревестник «Яшьләр физкультура-спорт җәмгыяте» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы башкарма комитеты рәисе Харисов Әмир, Татарстан Республикасы баскетбол федерациясе вице-президенты Мифтахов Альберт катнашты.
Уеннар 29 апрельгә кадәр узачак. Вятка ГАТУ, Түбән Новгород ДАТУ, Самар ДАУ, Саратов ДГБИУ, Удмурт ДАУ, Казан ДАУ һәм Казан ДВМА командалары катнаша. Командаларга уңышлар һәм җиңүләр телибез!




