Казан дәүләт аграр университетында тәмәкегә каршы акция узды
Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтында Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көненә багышланган тәмәкегә каршы акция узды. Лекцияләр-фикер алышулар белән республика иҗтимагый сәламәтлек һәм медицина профилактикасы үзәгенең табиблары: Розалия Харисова — гигиена тәрбиясе табибы, Гөлфия Гаянова — табиб-психотерапевт һәм Алисә Кашапова — медицина психологы чыгыш ясадылар.
Табиблар студентларга тәмәке тартуның барлыкка килү һәм таралу сәбәпләре, бәйлелек төрләре турында сөйләделәр. Студентлар табиблар белән бергә төрле мөнәсәбәтләр турында ситуацион бурычларны хәл иттеләр, үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.
Акцияне үткәрүдә Казан ДМУның «Сәламәтлек академиясе» студентлары-волонтерлары һәм Казан ДАУ волонтерлары катнаштылар, алар студентларга «РЦОЗ һәм МП» ДАССОсы чыгарган мәгълүмати әдәбият тараттылар, профилактик танышу чаралары турында хәбәрдарлык дәрәҗәсен билгеләү һәм тәмәке тартуга китерә торган зыянны аңлау максаты белән телдән социаль сораштыру үткәрделәр.