Казан дәүләт аграр университетында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле

27 мартта 16:00 сәгатьтә М һәм ТСИ да Рауис Гәрәев урамы, 62 адресы буенча гаҗәеп вакыйга булачак! 🎶
Сезнең өчен «Җиңү белән өйгә»концерт программасы белән Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясаячак!
Бу әле генә очрашкан һәм бер-берсен яраткан кыз һәм егет турында күңелне нечкәртә торган вакыйга. Ләкин сугыш башланды. Гашыйклар йөрәк әрнүе белән аерылыштылар, ләкин күңелләрендә сугыш бетәр, алар һичшиксез очрашырлар һәм бәхетле булырлар дигән өмет бар иде. Сугыш авырлыкларын кичереп, икесе дә исән калдылар. Ул тылда, туган авылында. Ә ул – фронтта, Ватан өчен сугышып.
Режиссеры-Сергей Цветков (Мәскәү шәһәре).
Куелышта «Боевая пехота», «Лизавета», «Марш артиллеристов», «Смуглянка» кебек сугыш еллары җырлары яңгыраячак.
✅ Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле концертына Пушкин картасы буенча электрон билетлар алу өчен сылтама:
https://bileton.ru/events/koncertnaya-programma-domoy-s-pobedoy-194400
✅ бәясе 400 сум