Казан дәүләт аграр университетында традицион спорт бәйрәме узды.

2023 елның 21 февралендә Казан ДАУ спорт комплексында традицион спорт бәйрәме узды.”Россиянең аграр югары уку йортларында физкультура – спорт хәрәкәтенә 20 ел тулуга багышланган. Чарада механикалаштыру һәм техник сервис институты, агробиотехнология һәм җирдән файдалану институты, урман хуҗалыгы һәм экология факультеты һәм икътисад институты яшүсмерләр җыелма командалары катнашты. Спортчылар түбәндәге төрләрдә көч сынаштылар: волейбол, өстәл теннисы, таяк тартышу, чаңгы ярышлары, дартс, аркан тартышу.

Ярышлар нәтиҗәләре буенча беренче урынны механикалаштыру һәм техник сервис институты командасы алды, икенче урынны – агробиотехнология һәм җирдән файдалану институты, өченче урынны икътисад институты алды.

Яшьләребезне котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!