Казан дәүләт аграр университетында “Татарстан – яңа гасыр” – республика иҗтимагый хәрәкәтенең Казан территориаль бүлегенең оештыру җыелышы узды.

Көн тәртибендә: 1) “ТНВ” хәрәкәтенең Казан территориаль бүлеге Советының әгъзаларын сайлау. 2) Совет рәисен сайлау. 3) “ТНВ” Хәрәкәтенең Х съездына делегатлар сайлау. Җыелышны “Татарстан – яңа гасыр” югары советы Башкарма комитеты рәисе Тарханова Алсу Габдрахман кызы алып бара. “Татарстан – яңа гасыр” республика иҗтимагый хәрәкәтенең Казан территориаль бүлегенең яңа рәисе итеп “Сембер Йорты” компаниялар төркеме Президенты Фәрид Аюпов сайлана. Рәис урынбасарлары итеп Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев һәм Хәния Кадырова сайланды. Шулай ук Совет составына Казанның хөрмәтле кешеләре – фән, мәгариф һәм бизнес вәкилләре кертелде. Чарада катнашучылар якындагы планнар турында актив фикер алыштылар һәм яңа чаралар билгеләделәр.

Белешмә: “Татарстан – Яңа гасыр” хәрәкәте 1999 елның 3 июлендә оештырылган яңа иҗтимагый-сәяси көч булдыру инициативалары берничә иҗтимагый оешмалар һәм берләшмәләр булды. Бүген “TНВ” хәрәкәте – җаваплы һәм абруйлы оешма, аның сафларында – 110 меңнән артык татарстанлылар.