Казан дәүләт аграр университетында футзал буенча һөнәри белем бирү оешмалары Спартакиадасының зона этабы башланды
18 мартта Казан дәүләт аграр университетының спорт залында һөнәри белем бирү оешмалары Спартакиадасының футзал буенча зона этабы башланды ⚽ ️
⠀
Ярышларда 6 команда катнашты:
медицина көллияте
төзелеш көллияте
педагогия көллияте
авиация-техник көллияте
мәгълүмат технологияләре һәм элемтә техникумы
Казан дәүләт аграр университетының Урта һөнәри белем бирү факультеты
Каты һәм катлаулы көрәштә Казан дәүләт аграр университетының Урта һөнәри белем бирү факультеты егетләренең җыелма командасы, Спартакиаданың финал өлешенә юллама алып, 1 урынны яулады!
⠀
Команданы һәм тренерны, физик тәрбия кафедрасының өлкән укытучысы Охотин Данисны котлыйбыз һәм алга таба җиңүләр телибез!
