Казан дәүләт аграр университетында Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм узды
Казан ДАУ икътисад институтының фәлсәфә һәм хокук кафедрасы Халыкара туган тел көненә багышланган бәйрәм оештырды. Бу бәйрәм тел һәм мәдәни төрлелеккә һәм күп теллелеккә ярдәм итү максатыннан 2000 елдан бирле ел саен билгеләп үтелә. Сәламләү сүзе белән доцент Габделхакова Илсөяр Мәсхүт кызы чыгыш ясады. Ул бу бәйрәмнең тарихы турында сөйләде һәм Планета халыкларының мәдәни мирасын саклау һәм үстерү өчен әлеге чараның мөһимлеген ассызыклады.
Чарада 1 курс студентлары катнашты. Катнашучылар илһамланып шигырьләр укыдылар һәм туган телләрендә җырлар җырладылар, шулай итеп алар туган телләрне һәм мәдәни күптөрлелекне яклауга кулдан килгәнчә өлеш керттеләр.




