Казан дәүләт аграр университетында югары уку йортларының IX җәйге универсиадасы кысаларында баскетбол буенча Идел буе дивизионы ярышлары дәвам итә

27 апрельдә Казан ДАУның Тулпар СК-сында РФ Авыл хуҗалыгы министрлыгы карамагындагы югары уку йортларының IX җәйге универсиадасы кысаларында баскетбол буенча Идел буе дивизионы ярышлары дәвам итте. Казан дәүләт аграр университетының баскетбол буенча җыелма командасы ныклы көрәштә Түбән Новгород ДАХАсыннан килгән көндәшләренә 62:110 исәбе белән отты. Безнең университетның укытучылары һәм студентлары ярдәме бүген бик тәэсирле булды, 28 һәм 29 апрельдә калган ике уенга да ким булмавын телим.

Translate