Казан дәүләт аграр университетында югары дәрәҗәдәге чара узды
21-22 ноябрьдә Казан ДАУ мөһим вакыйганы — «2030 елга кадәр Россия Федерациясенең милли максатларына ирешү кысаларында авыл территорияләрен һәм авыл агломерацияләрен үстерү»квалификация күтәрү программасының көндезге модулен оештыруда катнашты.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы оештырган чарага Идел буе округы төбәкләренең, шулай ук муниципаль берәмлекләрнең профильле хакимият органнарыннан 200гә якын вәкил җыелды.
Чараны Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев ачып җибәрде, ул катнашучыларны җылы сәламләде. Аннары төп докладчылар чыгыш ясады:
Эдгар Гамбарян, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Авыл территорияләре проблемаларын өйрәнү фәнни үзәгенең агросәнәгать комплексында кадрлар әзерләү буенча федераль проектны гамәлгә ашыруны координацияләү һәм мониторинглау идарәсе башлыгы;
Юлия Морозова, «АРСТ»Федераль дәүләт бюджет учреждениесенең авыл территорияләрен һәм авыл агломерацияләрен үстерү проектларын озата бару бүлеге баш белгече;
Айнур Агләмов, «Туган җирләр»ДК вәкиле;
Айрат Хөсәенов, ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының инвестицион сәясәт һәм максатчан программалар бүлеге башлыгы урынбасары;
Илья Корепанов, Удмуртия Республикасының Селта районы администрациясе башлыгының беренче урынбасары.
Семинарда катнашучылар эшче төркемнәргә бүленде, аларның һәркайсы авыл территорияләрен һәм авыл агломерацияләрен үстерү буенча конкрет инициативалар эшләү өстендә актив эшләде.
Команда эшенең нәтиҗәсе башкарылган проектларны халык алдында яклау булды.
Мондый чараны үткәрү авылны үстерү юнәлешенең әһәмиятен ассызыклады һәм 2030 елга кадәр Россия Федерациясенең милли максатларына ирешүнең перспективалы юлларын билгеләде.
