Казан дәүләт аграр университетында яңа традиция булдырылды: «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит»хәйрия акциясе узды

Илшат Нуриев шәхсән үзе университет хезмәткәрләренең балаларына бүләкләр тапшырды һәм аларга уңышлы киләчәкләр теләде.

Казан дәүләт аграр университетында (Казан ДАУ) күркәм традиция башланды. Яңа уку елы алдыннан югары уку йортында беренче тапкыр университет хезмәткәрләре балалары өчен оештырылган «Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит» хәйрия акциясе узды. Бәйрәм шартларында булачак укучыларга төрле төстәге дәфтәрләр, ручкалар, карандашлар һәм башка канцелярия кирәк-яраклары тутырылган җыелмалар, шулай ук татлы бүләкләр тапшырылды.

Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев балаларга һәм аларның әти-әниләренә хәер-фатиха сүзләре белән мөрәҗәгать итте. Ул һәр бала белән җылы аралашты, шәхсән үзе бүләкләр тапшырды һәм алдагы уку елында зур уңышлар теләде.

“Уңышлы киләчәк Сезгә! Әти-әниләребезне, укытучыларыгызны сөендерегез, мәктәпне яратыгыз, белемне яратыгыз. Һәм, димәк, сезне алга таба, безнең университетта дипломнар өчен көтәбез. Барыгызны да бәйрәм белән!”- диде Илшат Нуриев үз чыгышында.

“Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит ” акциясе университет хезмәткәрләренең гаиләләренә ярдәм итүгә һәм уку елы алдыннан балаларда бәйрәм кәефе тудыруга юнәлдерелгән. Югары уку йортында бу чараны ел саен уздырырга планлаштыралар, шуның белән тагын бер ныклы һәм социаль әһәмияткә ия традициягә нигез салырга ниятлиләр.

Translate