Казан дәүләт аграр университетында Җиңү көненә багышланган» Хәтер коридоры» патриотик акциясе ачылды

Бүген Механизация һәм техник сервис институты базасында беренче тапкыр Җиңү көненә багышланган «Хәтер коридоры» патриотик акциясе ачылды

Акцияне Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтының 2 курс студенты Александрова Алина тәкъдим итте һәм Казан ДАУның «Ялкын» патриотик клубы гамәлгә ашырды.

Ачылышта катнаштылар:

🔺Казан ДАУ музейлар комплексы директоры  – Сибгатуллина Сәимә

🔺 Механизация һәм техник сервис институты директоры – Медведев Владимир

🔺 яшьләр белән эшләү бүлеге начальнигы – Хөсәенов Раил

🔺Механизация һәм техник сервис институты директоры урынбасары –  Иванов Борис

Киләчәктә бу акция ел саен үткәреләчәк, ә барлык мәгълүматлар Казан дәүләт аграр университеты музеенда сакланып, Хәтер китабында мәңгеләштереләчәк.

Бу акциягә кушылганнарга зур рәхмәт. Теләге булган башка кешеләр һаман да катнаша ала, фашизмга каршы сугышкан якыннары турында сөйли ала.

Сезгә кирәк:

🔻гаиләгезнең Бөек Ватан сугышында катнашучы турында мәгълүмат тупларга (ФИО, фото, гомер еллары, кыскача биография, бүләкләр)

🔻почтага җибәрергә yalkyn_kazgau@mail.ru (ФИО, төркемегезнең номеры)