Казан дәүләт аграр университетында әһәмиятле вакыйга!






9 апрельдә Казан дәүләт аграр университетында университетның яңа ректоры белән таныштыру булды, аны Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министры урынбасары Ксения Леонидовна Шевелкина игълан итте.
▫️Билгеле булганча, Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының 2024 елның 20 декабрендәге 753 номерлы боерыгы белән өч Казан аграр вузын берләштерү турында Карар кабул ителде. Бүгенге көндә үзгәртеп кору буенча юридик процедуралар төгәлләнде һәм 9 апрельдә ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы итеп Нуриев Илшат Габделфәрт улын билгеләү турында боерык имзаланды!
Бүген без мөһим вакытта – илнең әйдәп баручы өч аграр югары уку йортын берләштергән вакытта җыелдык. Бу Россия авыл хуҗалыгы алдында торган яңа чакырулар белән дә, дәүләт ярдәме белән безнең алда ачыла торган уникаль мөмкинлекләр белән дә бәйле мөһим адым,» – диде Ксения Леонидовна.
Чарада шулай ук чыгыш ясадылар:
Песошин Алексей Валерьевич-Татарстан Республикасы Премьер-министры
Җәббаров Марат Азат улы-Татарстан Республикасы Премьер – министры урынбасары-Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры
Миңнеханов Рифкать Нургали улы-Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты
Алексей Валерьевич берләшкән югары уку йортлары ректорларына аерым рәхмәт белдерде һәм дәүләт бүләкләре тапшырды.
Мөхтәрәм кунаклар чыгышыннан соң җавап сүзен Вәлиев Айрат Рәсим улы алды. Ул коллективка хезмәтләре, эшкә тугрылыклары һәм университетны үстерергә омтылулары өчен рәхмәт белдерде, ә гамәлгә куючыга-Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына һәм Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгына ышанычлары, ярдәмнәре һәм аграр мәгариф һәм фән файдасына эшләү мөмкинлеге өчен рәхмәт белдерде.
“Бүген минем өчен үзенчәлекле һәм дулкынландыргыч көн — мин туган Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфасыннан китәм. Ләкин бу адымны ясаганчы, шушы мөһим һәм җаваплы юлда янәшәмдә булган һәркемгә чын күңелдән рәхмәтемне белдерәм,» – диде Айрат Рәсимович.
Аннары ректор вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Нуриев Илшат Габделфәрт улы чыгыш ясады.
«Минем өчен туган Казан дәүләт аграр университеты ректоры вазыйфасына керешү зур дәрәҗә һәм аерым җаваплылык. Бу университет – минем эш урыным гына түгел, ул миңа тормышка юллама бирде, белемнәремнең ныклы нигезен салды һәм аграр фәнгә һәм хезмәткә тирән хөрмәт тәрбияләде.
Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгына, Татарстан Республикасы җитәкчелегенә һәм шәхсән республика Рәисенә күрсәткән ышанычлары өчен чын күңелдән рәхмәт белдерәм. Минем өчен бу югары бәя һәм бер үк вакытта җитди чакыру. Мин бөтен җаваплылыгымны аңлыйм һәм сезнең өметләрегезне аклар өчен бөтен көчемне куярга вәгъдә бирәм».
Очрашу азагында катнашучылар берләшкән университетның административ карар гына түгел, ә Россия авыл хуҗалыгының киләчәгенә уртак өлеш кертүенә ышаныч белдерделәр. Яңа университет тармакның горурлыгы булачак!