Казан дәүләт аграр университетында «Татарча диктант»дигән белемнәрне тикшерү акциясе узды
2022 елның 25 ноябрендә «Татарча диктант»белемнәрен тикшерү буенча Бөтендөнья акциясе узды.
«Татарча диктант» акциясе грамоталы язуга, әдәби татар телен белүгә, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерүгә юнәлдерелгән. Акция ел саен Россия Федерациясендә һәм дөньяның төрле шәһәрләрендә үткәрелә. Туган теленә һәм мәдәниятенә битараф булмаган студентлар, Казан ДАУ мөгаллимнәре һәм хезмәткәрләре бу акциягә «Фәлсәфә һәм хокук» кафедрасы мөгаллимнәре( доцентлары Габделхакова и.М., Барсукова Р.С., Пинаева Д. А., профессор Шәрипова Н. Х.) җитәкчелегендә кушылдылар.



