Казан дәүләт аграр университетында «халык гамәли иҗаты осталары»күргәзмәсе узды

Казан ДАУ ветераннар Советы, рәис Сибгатуллина С.С. җитәкчелегендә һәм хуҗалык-икътисадый эшчәнлек проректоры Закиров З. Р. ярдәме белән 2023 елның 16 гыйнварында «Халык гамәли иҗаты осталары»күргәзмәсе үткәрелде. Бәйрәмдә Вахитов районы ветераннар советы рәисе, отставкадагы полковник Г. П. Бердников катнашты. Укытучылар һәм студентлар тантаналы рәвештә юбилярны котладылар, аңа адреслы папка һәм картина тапшырдылар. Университет ветераннары үз эшләрен 10 номинация буенча тәкъдим иттеләр: тегү, бәйләү, курчак тегү, чигү, кабырчыклардан композицияләр, бижутерия. Бу искиткеч эшләрнең авторлары: Гайнанова С. Ю., Шангараева Л.Н., Сәлахетдинова Г.Р., Галимуллина М. З., Турсунова Г. Ш., Мусина-Логинова Н. М., Васькова Г. М. һ. б. Шәһәр конкурсына түбәндәгеләр үтте: Сәлахетдинова Г. Р., Мусина Н. М., Васькова Г. М. һәм Турсунова Г. Ш.

Ветераннар үз теләкләре белән оныкларына уңай йогынты ясыйлар, гомерләрен озайталар һәм халык һөнәрчелеге белән таныштыралар. Иҗат итү, яңалык булдыру – менә аларның миссиясе !!!