Казан дәүләт аграр университетында «А» дивизионы хатын-кызлар командалары арасында ТР Студентлар баскетбол лигасының финал уеннары узды
11-12 март көннәрендә Казан ДАУ спорт комплексында «А»дивизионы хатын-кызлар командалары арасында Татарстан Республикасы Студентлар баскетбол лигасының финал уеннары узды. Ярышларда 6 команда катнаша. Казан ДАУ җыелма командасы беренче урынны яулый һәм югары дивизион командалары белән тыгыз матчларга чыга.
Спортчыларыбызны, тренерыбызны котлыйбыз һәм алга таба да җиңүләр телибез!
