Казан дәүләт аграр университетында «Мистер и Мисс Казанского ГАУ — 2023»матурлык һәм талантлар конкурсы узды
2023 елның 14 мартында Казан ДАУ стеналарында Механизация һәм техник сервис институтының актлар залында «Мистер и Мисс Казанского ГАУ — 2023»матурлык һәм талантлар конкурсы узды.
10 финалист Казан дәүләт аграр университетының Мистер һәм Мисс исеме өчен көрәште. Алар үзләренең осталыкларын һәм талантларын күрсәттеләр. Конкурс нәтиҗәләре буенча Казан ДАУның Мистеры булып Механизация һәм техник сервис институтының б 221-02 төркеме студенты Сәлимов Ренальдо, ә Казан ДАУның миссы булып икътисад институтының Б301-01 төркеме студенты Муллахметова Алия билгеләнә .
Чараны оештырган өчен «ТИСБИ» Идарә университеты Пивоварова Натальяга зур рәхмәтебезне белдерәбез.
Чара Казан дәүләт аграр университетының профсоюз комитеты ярдәме белән уздырылды.
Җиңүчеләребезне һәм конкурста катнашучыларыбызны котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез!!!






