Казан дәүләт аграр университетында «Профессионаллар»чемпионаты старт алды
Ел саен Россия Федерациясенең күп кенә субъектларында «WorldSkills»колледжлары һәм техникумнары студентлары арасында эшче һөнәрләр буенча осталык чемпионаты уздырыла. Бүген, хәзерге сәяси чынбарлык шартларында, РФ Мәгариф министрлыгы мондый чемпионатка аналог ясады һәм ул «Профессионаллар» дип атала. Ул шулай ук бөтен ил буенча үткәрелә һәм 20 мартта мондый чемпионат Казан дәүләт аграр университеты базасында старт алды. Колледж һәм техникумнарның иң яхшы студентлары Петербург трактор заводының КИРОВЕЦ тракторында трактор йөртү буенча осталыкларын күрсәтәчәк. ПТЗНЫҢ рәсми дилеры-«Терра-Поволжье» ҖЧҖ компаниясе.



