Казан дәүләт аграр университетында «Сәламәтлек көне»спорт бәйрәме узды

Казан дәүләт аграр университетында Россиянең аграр югары уку йортларында физкультура-спорт хәрәкәтенең 20 еллыгына багышланган укытучылар һәм хезмәткәрләр өчен «Сәламәтлек көне» спорт бәйрәме узды. Оештыручылар булып университетның физик культура кафедрасы һәм профком тора. Чара кысаларында өстәл теннисы, волейбол, шахмат, дартс, пневматик винтовкадан ату, аркан тарту, күңелле стартлар буенча ярышлар уздырылды. Ярышларда университетның барлык институтларыннан, структур бүлекчәләреннән һәм факультетыннан укытучылар катнашты. Барлык командалар да яхшы әзерлек һәм спорт осталыгы күрсәттеләр. Команда зачетында урыннар түбәндәгечә бүленгән: 1 урын механизация һәм техник сервис институты, 2 урын АХӨ, 3 урын агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институты.

Спорт ярышлары укытучылар өчен үзләренең спорт казанышларын күрсәтү һәм коллектив рухын ныгыту өчен бик яхшы мөмкинлек булды.

Translate