Казан дәүләт аграр университетында «Георгий тасмасы-2023» Бөтенроссия акциясе үткәрелде

Георгий тасмасы барысында да бер.

3 майда Казан дәүләт аграр университетында «Георгий тасмасы-2023» Бөтенроссия акциясе үткәрелде.

 Акция уздырылган көннәрдә бөтен дөнья буенча миллионлаган кеше хәрби дан символын киемгә изге теләк белән беркетәләр, Ватан өчен көрәшкән сугышчыларга карата үз хөрмәтләрен, Бөек Җиңү өчен бөтен халык горурлыгын күрсәтәләр.

Әлеге акция Казан дәүләт аграр университетының профсоюз комитеты ярдәме белән «Ялкын» патриотик клубы тарафыннан оештырылды һәм үткәрелде.