Казан дәүләт аграр университетында  «АгроФТҮИ (Агрофәннәр. Технологияләр. Үсеш. Инновацияләр) – 2023» Бөтенроссия авыл мәктәпләре укучылары конкурсының төбәк этабы башланды

11 майда Казан дәүләт аграр университетында «АгроФТҮИ – 2023»Бөтенроссия авыл мәктәпләре укучылары конкурсының төбәк этабы башланды. Кызыклы ярышлар 9 номинация буенча уза: ДоброПчел, АгроКосмос, АгроМетео, Агрокоптерлар, Агророботлар, АгроБиоЭ, АгроСмарт, АгроВет, Агророверлар. Беренче фотолар белән уртаклашырга ашыгабыз, без сезне хәбәрдар итәчәкбез. Яңалыкларны күзәтегез.