Казан дәүләт аграр университетында «Җир  ресурсларын рациональ куллануның, геодезиянең һәм табигатьтән файдалануның актуаль мәсьәләләре»темасына фәнни-гамәли конференция узды

2024 елның 28 мартында Казан дәүләт аграр университетының агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында «Җир ресурсларын рациональ куллануның, геодезиянең һәм табигатьтән файдалануның актуаль мәсьәләләре» темасына Казан дәүләт аграр университетының җир төзелеше һәм кадастрлар кафедрасы профессоры Азат Шәех улы Шакиров истәлегенә багышланган Икенче Бөтенроссия (милли) фәнни-гамәли конференция узды.

Конференцияне Казан ДАУның фәнни эш һәм цифрлы трансформация проректоры, техник фәннәр докторы, РФА профессоры Булат Җиһаншин ачты.

Пленар утырышта Россиянең төрле төбәкләреннән һәм БДБ илләреннән җир төзелеше, геодезия һәм табигатьтән файдалану өлкәсендә танылган белгечләр чыгыш ясадылар:

1. «Октябрь Революциясе һәм Хезмәт Кызыл Байрагы Орденлы Белорус дәүләт авыл хуҗалыгы академиясе»мәгариф учреждениесе җир төзелеше факультеты деканы Ольга Писецкая, уку эше деканы урынбасары Олеся Куцаева.

2. «Татар агрохимия хезмәте үзәге» Федераль дәүләт бюджет учреждениесе җитәкчесе Әнәс Лукманов.

3.Казан (Идел буе) федераль университетының география һәм картография кафедрасы доценты – Алмаз Сабирҗанов; география һәм картография кафедрасы профессоры – Михаил Панасюк.

4. ФДАЮББУ Сарытау дәүләт юридик академиясе Җир һәм экологик хокук кафедрасы доценты Елена Сухова.

5.«Роскадастр» иҗтимагый-хокукый компаниясенең Татарстан Республикасы филиалы директоры урынбасары Алсу Сабирҗанова.

6. ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының Хокук идарәсе башлыгы Зөлфәт Галәветдинов. Конференциядә катнашучылар Россиядә җир төзелеше, кадастр һәм геодезия үсеше перспективалары турында фикер алыштылар, шулай ук тәҗрибә һәм белемнәре белән уртаклаштылар. Чарада практикада кулланыла торган иң яңа эшләнмәләр һәм фәнни тикшеренүләр тәкъдим ителде.