Казан дәүләт аграр университетында «Профессионал 2024»конкурсы үтте

Конкурс Актаныш, Балтач, Азнакай, Тукай, Сарман, Яшел Үзән, Мамадыш, Әтнә, Арча муниципаль районнары һәм Казан шәһәре мәгариф учреждениеләренең аграр сыйныф укучылары арасында үткәрелде.

Агробиотехнологияләр һәм җирдән файдалану институтында «Агрономия» һәм «Ландшафт дизайны»компетенцияләре буенча катнашучылар ярыштылар. «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясе буенча конкурс Механизация һәм техник сервис институтының уку-демонстрация үзәгендә узды.

Барлык катнашучыларны котлыйбыз! Алга таба да уңышлар телибез һәм ирешкәннәребездә тукталып калмыйбыз! Конкурска катнашучыларны әзерләгән укытучыларга һәм фәнни җитәкчеләргә зур рәхмәт!