Казан дәүләт аграр университетында «Юл хәрәкәте иминлеге»темасына лекция узды

29 сентябрьдә механикалаштыру һәм техник сервис институтының актлар залында Татарстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре студентларга «Юл хәрәкәте иминлеге» темасына лекция укыдылар һәм юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәргә өндәүче социаль видеороликны күрсәттеләр һәм кеше тормышы бер хатаның бәясе була алуын онытмаска кирәк. Чара ахырында студентлар үзләрен кызыксындырган сорауларын бирделәр.

Translate