Казан дәүләт аграр университетында «Ачык ишекләр көне»узды
2022 елның 19 ноябрендә Казан ДАУ икътисад институтында техникумнар, көллиятләр, мәктәпләрнең өлкән һәм чыгарылыш сыйныф укучылары, аларның әти-әниләре һәм барлык теләүчеләр өчен «Ачык ишекләр көне» узды!
Очрашуда катнашучылар өчен музей һәм бөтен институт буенча экскурсияләр оештырылды. Безнең 3нче курс студенты Якушенко Екатерина институт буенча экскурсия үткәрде, яңа заманча видео/аудиоязмалар кабинетларын, инновацион компьютер классларын, уку залын күрсәтте. Институт кафедралары һәм аларның үзенчәлекләре турында сөйләде.
Актлар залында Икътисад институты директоры Низаметдинов М. М., өлкән укытучысы Сафиуллин Н. А. абитуриентлар белән интерактив уен уздырды, җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды, шулай ук һөнәри юнәлеш бирү эше һәм югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге җитәкчесе, кабул итү комиссиясенең җаваплы сәркатибе Г. Р. Фассахованы тыңладылар.





