Казан дәүләт аграр университетының иҗат командасы Кемеровога китте, анда 16 майда аграр вузларның XI Бөтенроссия ачык студентлар иҗаты фестиваленең «Кузбасста яз 2024»этабы старт алды

Фестивальнең оештыручылары  – АПК һәм балыкчылык мәгариф учреждениеләре ассоциациясе, В. Н.Полецков исемендәге Кузбасск дәүләт аграр университеты.

16-19 май көннәрендә Мәскәү, Санкт-Петербург, Бурятия, Самара, Казан, Кемеров һәм башка шәһәрләрнең 500дән артык аграр югары уку йортлары студентлары «Вокаль», «Музыкаль-җырлау», «Бию», «Театр», «Оригиналь жанр» һәм «Медиа»юнәлешләрендә чыгыш ясаячак.

“Кузбасста яз — 2024” XI Бөтенроссия студентлар иҗаты фестиваленең гала-концерты һәм ябылу тантанасы 19 майда «Арена» Спорт-күңел ачу комплексында узачак. Барлык катнашучылар да истәлекле бүләкләр һәм дипломнар алачак.

Безнең командага лаеклы һәм уңышлы чыгыш ясавыбызны телибез!