Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында «Киләчәккә караш»һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды
18 ноябрьдә Казан дәүләт аграр университетының Икътисад институтында «Киләчәккә караш» һөнәри юнәлеш бирү чарасы узды.студентлар экспертлар белән икътисад һәм салым салу өлкәсендә актуаль мәсьәләләр һәм үсеш перспективалары турында фикер алыштылар.
Очрашу спикерлары булып чыгыш ясадылар:
Мөхәммәтшина Илсөя Хәбибрахман кызы салым түләүчеләр белән эшләү бүлеге башлыгы
Низаметдинова Венера Рамил кызы административ бүлек башлыгы урынбасары
Довбыш Виктория Дмитриевна яшьләр советы вәкиле, Россия Федераль салым хезмәте районара салым хезмәтенең иң эре салым түләүчеләр буенча 4 нче номерлы камераль тикшерүләр бүлегенең баш дәүләт салым инспекторы
Кунакларыбызга эчтәлекле диалоглары һәм кыйммәтле киңәшләре өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез! Алынган белемнәр студентларыбызның киләчәк һөнәри уңышлары өчен ныклы нигез булыр дип өметләнәбез.
