Казан дәүләт аграр университетының кабул итү комиссиясе «Университетым»темасына плакатлар һәм рәсемнәр конкурсы башлап җибәрә!
Без катнашучыларны бернәрсәдә дә чикләмибез һәм Казан дәүләт аграр университеты турында иң якты, креатив идеяләр көтәбез.
Катнашу сроклары һәм шартлары:
Эшләрне кабул итү: 5 ноябрьгә кадәр.
Сез үз эшләрегезне кабул итү комиссиясенә (Карл Маркс ур., 65 йорт адресы буенча) алып килә яки тапшыра аласыз, яисә электрон вариантны, сканны (фотоны) +79600-567-667 телефоны буенча җибәрә аласыз.
Җиңүчеләрне бүләкләү: 17 ноябрь.
Үз сәләтләрегезне күрсәтү һәм яраткан университетыгыздан текә бренд бүләкләр алу мөмкинлеген ычкындырмагыз!

 
                