Казан дәүләт аграр университетының Механизация һәм техник сервис институтының уку-демонстрация үзәгендә «Агроботлар (Агророботлар)»компетенциясе буенча югары технологияләр чемпионатының төбәк этабы старт алды.

Катнашучыларга үсемлекчелектә технологик операцияләрнең киң спектрын үткәрү өчен пилотсыз авыл хуҗалыгы машиналары һәм агродроннар программалаштырырга кирәк. Бу компетенциядә программалаштыру, агрономия һәм инженерлык эше күнекмәләренә ия булырга кирәк.

  Катнашучыларга Чемпионат биремнәрен үтүдә көч һәм ныклык телибез!