Казан дәүләт аграр университетының ректоры Айрат Вәлиев ТР Фәннәр академиясенең мөхбир әгъзасы итеп сайланды!

Татарстан Фәннәр академиясе 28 яңа әгъзаны сайлады, шул исәптән ТР ФА мөхбир әгъзасы булып “авыл хуҗалыгын механикалаштыру технологиясе һәм чаралары” белгечлеге буенча “Казан дәүләт аграр университеты” ректоры, техника фәннәре докторы Вәлиев Айрат Рәсим улы сайланды.