Казан дәүләт аграр университетының «Дәүләт һәм муниципаль идарә» юнәлеше студенты VII чакырылыш Татарстан Республикасы Дәүләт Советы депутаты булды!

Шиһабеддинов Руслан 6 елдан артык Татарстан Республикасының «Яшь Гвардия» командасында волонтерлык эшчәнлеге белән актив шөгыльләнә, хәрби хезмәткәрләргә һәм Россиянең яңа төбәкләрендә яшәүчеләргә ярдәм итә. Аның эшкә тугрылыгы һәм дөньяны яхшырак итү теләге күпләрне илһамландыра!

«Туган югары уку йортыма аерым рәхмәт белдерәсем килә. Укытучыларыбызга һәм университет җитәкчелегенә ярдәмнәре өчен зур рәхмәт. Чөнки нәкъ менә безнең югары уку йорты диварларында без дәүләт хезмәте өлкәсендә шул ук компетенцияләрне һәм белемнәрне алабыз»,- диде Руслан.

🌟 Русланга яңа ролендә уңышлар һәм киләчәктә дә республикабыз хакына казанышлар телибез!

Translate