Казан дәүләт аграр университеты «АГРОВОЛГА» Халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә Иран делегациясе белән эшлекле очрашу үткәрде

3 июльдә Казан дәүләт аграр университеты ректоры Айрат Вәлиев Иран делегациясе белән эшлекле очрашу үткәрде.


Айрат Рәсим улы агросәнәгать комплексында үсемлекләр селекциясе һәм саклау, авыл хуҗалыгы техникасы һәм цифрлы технологияләр өлкәсендәге фәнни тикшеренүләрнең төп юнәлешләре белән җентекләп таныштырды. Бу мәгълүмат Иран коллегаларында зур кызыксыну уятты. Үзара хезмәттәшлек турында килешүләр төзелде.