Казан дәүләт аграр университеты музеенда «Календарь даталары» яңа рубрикасы

Татарстан Республикасының беренче Президентының тууына 88 ел тулуга,

музейда 1959 елда авыл хуҗалыгын механикалаштыру факультетын тәмамлаган Шәймиев Минтимер Шәрип улына багышланган күргәзмә бар.

Безнең югары уку йортында универсаль фикер йөртергә өйрәтәләр. Университет заманча дөньяда зур уңышларга ирешергә мөмкинлек бирә торган яхшы белемнәр бирә.

Казан дәүләт аграр университеты дипломы – белем бирүнең югары сыйфатын раслаучы дәлил.

Туган көнендә Минтимер Шәрип улына нык сәламәтлек, бәхет, иминлек һәм яңа хезмәт казанышлары телибез.

Translate