Казан дәүләт аграр университеты Россия аграр югары уку йортларының #Россия Хәтер Интернет-акциясен хуплады
Казан дәүләт аграр университетында Россия аграр югары уку йортларының интернет-акциясе кысаларында тарихи хәтерне саклау һәм хәрби дан урыннарын төзекләндерү буенча чаралар узды. Чаралар оештыру-тәрбия эшләре идарәсе, студентлар Медиа-төркеме, университетның студентлар активы тарафыннан оештырылды.
Россия Авыллары Тере Хәтер
Бу ташта һәм кешеләр йөрәгендә.
Вә эз калдырып кылган эшләрендә
Туган ягын кайгыртучан кулларда.