Казан дәүләт аграр университеты Россиянең әйдәп баручы предприятиесе «Казаньсельмаш»ҖЧҖдә булды

2023 елның 19 гыйнварында механикалаштыру һәм техник сервис институты укытучылары «Казаньсельмаш»ҖЧҖнең сиптергечләр җитештерү буенча Россиянең әйдәп баручы предприятиесендә булдылар.

Очрашуның төп максаты үсемлекләрне химик яктан саклау һәм сыек минераль ашламалар кертү өчен чыгарыла торган техника белән танышу иде.

Директор Рафис Зөфәр улы Мифтахов җитештерүнең технологик линиясе һәм компаниянең киләчәк перспективалары белән таныштырды.

Әңгәмә нәтиҗәсендә уртак хезмәттәшлек юнәлешләре буенча фикер алыштылар һәм аны гамәлгә ашыру буенча алдагы адымнарны билгеләделәр.

Translate