Казан дәүләт аграр университеты Россия аграр вузларының «Алтын уңыш» I нче Бөтенроссия ачык КВН кубогында 1 нче урынны яулады!

Россия аграр югары уку йортлары катнашында 12 -15 нче майда «Алтын уңыш» исемендэге I нче Бөтенроссия ачык КВН Кубогы узды. Кубокта 12 команда катнашты.

Казан дәүләт аграр университетының КВН командасы да Кубокта катнашты. Студентлар үзләренең иң яхшы юмор һәм тапкырлык осталыкларын күрсәттеләр һәм кече аграр вузлар кубогында беренче урынны яуладылар.

Команданы әлеге лаеклы уңышлары белән котлыйбыз һәм аларга киләчәктә зур казанышлар телибез! Киләчәк чараларда да осталыклары белән безне сөендерүләрен дәвам итәрләр дип өметләнәбез.