Казан дәүләт аграр университеты “Россия теплица”сы республика җитештерү-фәнни ассоциациясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде.

Казан дәүләт аграр университеты “Россия теплица”сы республика җитештерү-фәнни ассоциациясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзеде. Казан дәүләт аграр университеты ягыннан Килешүне инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Наил Хәмидуллин имзалады. Яклар теплица яшелчәчелегенең, чәчәкчелекнең һәм гөмбәләрнең актуаль проблемаларын хәл итәргә, шулай ук аграр фәнне һәм аграр мәгарифне үстерүгә ярдәм итәргә планлаштыра. Хезмәттәшлек кысаларында уртак мәгариф өстәмә программалары, фәнни тикшеренүләр, фәнни-гамәли конференцияләр, семинарлар һәм фәнни, мәгариф һәм җитештерү эшчәнлеге нәтиҗәләрен презентацияләүнең башка формалары оештырылачак. Шулай ук яклар методик һәм консультацион ярдәм күрсәтәчәк, онлайн-укытуның яңа формаларын булдырачак һәм АПК актуаль проблемаларын хәл итүдә цифрлы технологияләрне гамәлгә кертәчәк.