Казан дәүләт аграр университеты Россия авыл хуҗалыгы өчен уникаль булган «АГРОВОЛГА» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә актив катнаша


3 июльдә «АГРОВОЛГА»Халыкара агросәнәгать күргәзмәсе старт алды.
Бер мәйданчыкта «АГРОВОЛГА» масштаблы экспозицияне һәм «Казан Экспо» Халыкара күргәзмә үзәге территориясендәге эшлекле форумны, шулай ук 48 гектарда тәҗрибә-демонстрация кырларын берләштерә. Күргәзмәдә 400дән артык компания 15 меңгә якын Россия агросәнәгать тармагы белгечләре һәм җитәкчеләре катнаша.




Казан ДАУ традицион рәвештә күргәзмәдә актив катнаша, конференцияләрдә, эшлекле очрашуларда һәм күргәзмә чараларында үзенең соңгы казанышларын тәкъдим итә. «Агро иминиятләштерү аграрийлардан күбрәк юридик грамоталылык таләп итә» чарасында модератор булып икътисад институты директоры Марат Низаметдинов чыгыш ясады, «Базар конъюнктурасы өчен чәчү мәйданнары структурасын төзү» чарасында докладларны «Гомуми игенчелек, үсемлекләрне саклау һәм селекция» кафедрасы мөдире профессор Радик Сафин һәм шулай ук Марат Мингали улы тәкъдим итте. Казан ДАУның урман хуҗалыгы һәм экология факультеты әзерләгән күргәзмә экспозициясе эшли.