Казан дәүләт аграр университеты студенты билбау көрәше буенча Россия чемпионаты җиңүчесе

2023 елның 28-30 апрелендә Казан шәһәрендә билбау көрәше буенча Россия чемпионаты узды. Ярышларда Россиянең 34 төбәгеннән 200дән артык спортчы һәм вәкил катнашты. 90 кг. га кадәрге авырлык категориясендә М121-01 төркеме магистры, Россиянең халыкара класстагы спорт мастеры, дөнья чемпионы Раил Сәлахетдинов чыгыш ясады. Ул үз көндәшләрен ышанычлы җиңде һәм чираттагы тапкыр Россия чемпионы исемен яулады. Раил 23-25 июньдә Татарстанда узачак дөнья чемпионатында ил намусын яклаячак. Раил һәм тренер Хөсәенов Җәүдәт Габделхаковичны котлыйбыз.