Казан дәүләт аграр университеты студентлары татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча Татарстан Республикасы Раисе каршындагы комиссия стипендиясенә ия булдылар

Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы кысаларында Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре буенча комиссия инициативасы белән Идел буе физик культура, спорт һәм туризм университетында «Иҗат аша тынычлык һәм бердәмлеккә» III Региональ этномәдәни студентлар фестивале һәм студентлар арасында комиссия стипендияләренә конкурс уза. 2023 елның 14 мартында Идел буе университетында Фестивальнең Гала-концерты һәм Татарстанда яшәүче халыклар вәкилләренең татар телен һәм туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре буенча ТР Раисе каршындагы комиссия рәисе М.Г. Әхмәтовның ТР югары уку йортлары студентлары арасында конкурс стипендиатлары белән очрашуы булды (16 югары уку йортыннан 100 кеше).

Казан дәүләт аграр университеты студентлары да стипендия ияләре булдылар:

1. Мостафин Илназ Алмаз улы Б111-06

2. Галиуллина Әнисә Раис кызы Б101-05

3. Аббазова Илсөя Марат кызы Б311-04

4. Мөхәммәтянова Айгөл Әнәс кызы М121-02

5. Шәмсетдинов Айнур Рифгат улы Б311-01

6. Шәрәфетдинов Салават Раис улы Б211-01

7. Галиуллина Разилә Мөбарәк кызы Б121-04

8. Шамаева Энесса Владимир  кызы Б121-05

9. Шәвәлиева Азалия Таһир кызы Б421-01

Конкурс документларын әзерләүдә ИЭның философия һәм хокук кафедрасы укытучылары: профессор Шарыпова Н.Х., доцентлар Габделхакова И. М. һәм Барсукова Р. С. актив катнаштылар. Студентларны һәм аларның җитәкчеләрен котлыйбыз, алга таба җиңүләр телибез!

Translate