Казан дәүләт аграр университеты «Хуҗәмәт РМЗ» АҖдә булды
2023 елның 20 гыйнварында механикалаштыру һәм техник сервис институты укытучылары «Хуҗәмәт РМЗ» АҖдә булдылар, аның белгечлеге – ашлык чистарту машиналарын һәм җиһазларын чыгару, ашлык чистарту комплексларын төзү һәм реконструкцияләү, шулай ук агрооборудованиене ремонтлау һәм яңадан торгызу буенча ярдәм күрсәтү.
Генераль директор Кәримов Хәнәфи Хәмит улы һәм баш инженер Рамил Флюрович Гәрәев җитештерүнең технологик линиясе һәм предприятиенең киләчәктәге үсеш перспективалары белән таныштырдылар.
Әңгәмә нәтиҗәсендә хезмәттәшлекнең мөмкин юнәлешләре һәм аны тормышка ашыру буенча адымнар турында фикер алыштылар.





