«Казан дәүләт аграр университеты» югары һөнәри белем бирү ФДБМУ Саба муниципаль районы администрациясе белән берлектә «Татарстан Республикасы Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе» МКУ, «Саба урманчылыгы» ДКУ, «Укыту-тәҗрибә Саба урман хуҗалыгы» ДБУ, «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ, «Гафель» ҖЧҖнең актив ярдәме белән «Туган җирем, Мин сиңа ничек ярдәм итә алам?”, “Урман синең эшләрең ничек?» дигән темаларга иншалар конкурсы үткәрде

Конкурс Урман хуҗалыгы һәм экология факультеты һәм «ТР Саба муниципаль районы Башкарма комитетының мәгариф идарәсе»МКУ тарафыннан әзерләнгән иде.

Чарада инфраструктура үсеше һәм җитештерү эшчәнлеге буенча проректор Хәмидуллин Н.Н., профессор Мусин Х.Г., УХ һәм Э Ф деканы Иванов Б. Л., доцент Мөхәммәтшина А. Р., студентлар Шәкүров К. Р. һәм Шәрифуллин А. М. катнашты. Х. Г. Мусин инициативасы белән әлеге әсәрләр катнашучылар истәлеге өчен китап рәвешендә басылып чыгачак. «Саба аграр көллияте» ДАҺБУ һәм УХ һәм Э Ф үзешчән сәнгать коллективы көче белән тантаналы концерт бирелде. Бүләкләү залында урман рухы хөкем сөрде.

Translate