Казан дәүләт аграр университеты үзенең индустриаль партнерлары белән партнерлыкны ныгыта
15 апрельдә «Агромастер «ПК» ҖЧҖ генераль директоры Исламов Илгиз Зәкиян улы Казан дәүләт аграр университетына юмарт бүләк ясады. Ул университетка 5 миллион сумнан артык заманча авыл хуҗалыгы җиһазлары — AGROTOR DISK 9000 чәчү комплексын тапшыра. Бу җиһазлар студентларга һәм укытучыларга җитештерү практикасын, авыл хуҗалыгы һәм агротехнологияләр өлкәсендә фәнни-тикшеренү эшчәнлеген алып барырга ярдәм итәчәк. Әлеге комплекс университетның матди-техник базасын үстерүгә кыйммәтле өлеш кертәчәк, шулай ук төбәкнең Авыл хуҗалыгы өчен квалификацияле белгечләр әзерләү сыйфатын арттырачак. Университет ярдәме һәм нәтиҗәле хезмәттәшлек өчен без индустриаль партнерларыбызга рәхмәт белдерәбез!



