Казан дәүләт аграр университеты RAEX рейтингында Россия Федерациясе нең иң яхшы университетлары исемлегендә!
Казан дәүләт аграр университеты 2023 елда авыл хуҗалыгы юнәлешендәге предмет рейтингында 59.95 балл җыеп сигезенче урынны алды. Рейтинглар университетның өч миссиясен бәяләү нигезендә төзелә: мәгариф, фәнни һәм иҗтимагый.
Беренче миссияне бәяләү кабул ителгән абитуриентларны әзерләү сыйфатын, югары уку йортының кадрлар белән тәэмин ителешен, магистратураның конкурентлыкка сәләтлелеген, финанслау күләмен, Россия студентлар олимпиадаларында укучыларның чыгыш нәтиҗәләрен һәм массакүләм онлайн-курслар санын исәпкә ала.
Рейтинглар бары тик объектив күрсәткечләргә генә корыла һәм экспертлар сораштыру нәтиҗәләрен кулланмый. Конкрет юнәлеше буенча шорт-листка кертү өчен югары уку йорты беренче курска студентлар җыярга тиеш, ә моннан тыш, каралган юнәлеш буенча барлык курсларда укучылар саны чик дәрәҗәсеннән түбән булмаска тиеш.

Чыганакка сылтама: http://Чыганакка сылтама: https://raex-rr.com/education/subject_ranking/agricul..