Казан дәүләт аграр университет студентлары “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” XIV халыкара икътисади форумында катнашты.

“Дәүләт һәм муниципаль идарәсе” юнәлеше буенча белем ала торган төркем студентлары Муртазина Камилла һәм Әхмәтшина Алия “Россия – Ислам дөньясы: KazanForum 2023” XIV халыкара икътисадый форумында катнашты.

Беренче көн дәвамында: 80 сессия узды; Татарстан башкаласы 84 илнең вәкилләрен кабул итте; 836 волонтер форум чараларын оештыруда ярдәм итте.

Татарстан Республикасы рәисе Рөстәм Миңнеханов

“Хатын-кызлар карашы” трекы кысаларында “Хатын-кыз эшмәкәр: гаилә һәм бизнес балансы”, “Шәриәт кануннары буенча матур һәм сәламәтлек” кебек сессияләр узды. Трекны “Мәрхәмәт” Дәүләт Советы депутатлары хатын-кызлары берләшмәсе, Татарстан Республикасы Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы оештырды.

Сессия вакытында эшмәкәр хатын-кызларга үз потенциалын гамәлгә ашыру, хатын-кызлар эшмәкәрлеге һәм Идел буе илләрендә хәләл индустрияне үстерү турында фикер алыштылар.