Казан Кремлендә дуслык парады-якты бердәмлек бәйрәме!
12 июньдә, Россия көнендә, Казанның йөрәгендә «Дуслык парады» – Татарстан халыклары Яшьләр Ассамблеясе тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә оештырылган зур күләмле акция узды.
Чараның максаты-күпмилләтле илебездә яшәүче халыклар арасында милләтара татулыкны һәм дуслыкны ныгыту.
Парадта катнаштылар:
-Яшьләр һәм студентлар берләшмәләре
-Милли-мәдәни автономияләр лидерлары
-Хакимият вәкилләре һәм республиканың актив халкы
-Казан ДАУ студентлары
Кремль бу көнне бердәмлек символына әверелде, анда төрле телләрдә җырлар яңгырады, ә Татарстан һәм Россия халыкларының традицион костюмнары кабатланмас бәйрәм рухы тудырды.
“Россиянең көче – аның күптөрлелегендә!”- һәм бу парад мәдәният һәм традицияләрдәге аермаларга карамастан, безнең бердәм булуыбызны кабат исбатлады.




