Казан Кремлендә фән һәм техника өлкәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт премияләрен һәм бүләкләрен тапшыру тантанасы

Бүләкләрне Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
✅ Рөстәм Миңнеханов искәрткәнчә, чара Россия фәне көне алдыннан үткәрелә һәм күп еллар дәвамында күркәм традициягә әверелде.
Без фәнни-технологик үсеш елында югары бүләкләргә лаек булган галимнәрне котлыйбыз. Әлбәттә, бу үз гомерен фәнни-тикшеренү эшчәнлегенә багышлаган һәркем өчен аерым хөрмәт һәм зур җаваплылык, — диде ул.
🤩бүләкләнүчеләр арасында һөнәри юнәлеш бирү һәм югары уку йортына кадәр белем бирү үзәге җитәкчесе Фәссахова Гүзәл Рәфкать кызы да бар, аңа «ТРның атказанган югары мәктәп хезмәткәре»Дәүләт бүләге тапшырылды.
❤️чын күңелдән котлыйбыз һәм алга таба уңышлар телибез!