Казан шәһәре Мэры стипендиясенә 29 конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы
23 декабрьдә Казан Ратушасында Казан шәһәре мэрының исемле стипендиясенә 29 конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Җиңүчеләр арасында Казан дәүләт аграр университеты студенты Вәдүтов Рауль бар иде: Чүплекләрне ремедиацияләү өчен тавык куллану. Фәнни җитәкче – гомуми игенчелек ,үсемлекләрне саклау һәм селекция кафедрасы доценты Сабирова Рәзинә Мәүлетгәрәй кызы. Чарада укыту-тәрбия эше һәм яшьләр сәясәте проректоры Андрей Дмитриев, конкурс экспертлары: фәнни-инновацион эшчәнлек идарәсе башлыгы Марат Кәлимуллин, фәлсәфә һәм хокук кафедрасы мөдире Фәридә Нәҗметдинова катнашты. Раульне котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар телибез!


