Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 нчы лицее укучылары белән очрашу

2023 елның 2 мартында Казан шәһәре Яңа Савин районының 146 нчы лицеенда укучылар Казан дәүләт аграр университетының Механикалаштыру һәм техник сервис институты директоры В. М. Медведев белән очрашты.

Очрашуны лицей директоры Кәримова Диләрә Салих кызы һәм инглиз теле укытучысы Шмелева Ольга Борисовна оештырдылар һәм үткәрделәр.

Лицей укучылары белән Университетка керү тәртибе, юнәлешләр һәм белгечлекләр, шулай ук университетны тәмамлаганнан соң үз мөмкинлекләрен гамәлгә ашыру перспективалары турында фикер алыштылар.

Казан дәүләт аграр университетында экскурсия үткәрү турында килешенде.

Translate