«Казан Экспо» МВЦда уза торган «Россия – Ислам дөньясы: KazanForum» XVI халыкара икътисадый форумы кысаларында «Милләт сәламәтлеге: органика һәм хәләл төп компонентлар буларак» темасына секция узды



Форумда катнашучыларга сәламләү сүзе белән Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов мөрәҗәгать итте. Шулай ук Казан ДАУ ректоры вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Илшат Нуриев җыелучыларны сәламләде.
Докладларның беренче өлеше хәләл индустриягә багышланган иде. Малайзиянең Путра университетыннан профессор Нити Хиравати Камарулзаман хәләл брендларның маркетинг стратегияләрен тәкъдим итте. «Хәләл» яшьләр үзәге генераль директоры Айдар Газизов экологик аспектларны яктыртты, ә доктор Норхаснида Завави фикер алышуны тулыландырды.
Сыйфат стандартлары блогында Илнур Мөхәммәтҗанов Россиядә органик һәм хәләл продукция сыйфаты системасы турында сөйләде. Кытайдан доктор ли Хунпэн органик авыл хуҗалыгы һәм Россия белән хезмәттәшлек тәҗрибәсе белән уртаклашты.
Профессор Мөхәммәд Шәһрим Аб Кәрим хәләл туризмның киләчәге турында фикер алышты.
Секция азагында органик продукция җитештерүчеләргә ярдәм фонды директоры Вячеслав Федюнин балаларны тукландыру һәм әйләнә-тирә мохитне саклау мәсьәләләренә кагылды.
Секциянең модераторы – Казан дәүләт аграр университетында стратегик планлаштыру үзәге җитәкчесе Фәридә Нәҗметдинова. Дискуссия нәтиҗәләре буенча резолюция кабул ителде, анда сессиягә йомгак ясалды һәм киләчәккә стратегия билгеләнде.